Яңалыклар
Каратэ осталары чыгыш ясады
Беренче урта мәктәптә Татарстанның иң яхшы каратэ осталарының күрсәтмә чыгышлары булды.
Бу очрашуда республиканың сугышчан спорт төрләре ассоциациясе Президенты Виктор Кустовский катнашты. Каратэ алымнарын аның иң яхшы шәкертләре Рәшит Гулиев, Алмаз Нәбиев һәм Николай Киселёв күрсәтте. Яшь булуларына карамастан, Россия чемпионы, Казанда яшәүче Илнур Кәримовның балалары - биш яшьлек Амил...
Беренче урта мәктәптә Татарстанның иң яхшы каратэ осталарының күрсәтмә чыгышлары булды.
Бу очрашуда республиканың сугышчан спорт төрләре ассоциациясе Президенты Виктор Кустовский катнашты. Каратэ алымнарын аның иң яхшы шәкертләре Рәшит Гулиев, Алмаз Нәбиев һәм Николай Киселёв күрсәтте. Яшь булуларына карамастан, Россия чемпионы, Казанда яшәүче Илнур Кәримовның балалары - биш яшьлек Амил һәм тугыз яшьлек Агилә дә үзләренең осталыклары белән сокландырдылар. Каратэ буенча Европа чемпионатының көмеш призёры Равил Гатиятуллин шәкертләре Чулпан Гыйниятуллина һәм Эмиль Мөхәммәтҗановларның чыгышы да тамашачыларда уңай тәэсир калдырды.
Сугышчан спорт төре осталары бездә дә бар икән. Мәсәлән, тармак технологияләре техникумы мастеры, беренче данга ия булган Рәшит Зыятдинов каратэны шактый камил белә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев