Камил Нугаев: “Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә аның...”
Спас районы алдынгыларын ТР Дәүләт Советы депутаты, районның элеккеге җитәкчесе Камил Нугаев котлады.
“Коронавирус көндәлек тормышыбызга җитди үзгәрешләр кертте. Әмма Татарстан бу катлаулы хәлдән аз югалтулар исәбенә чыга алды. Республикада узган ел күп вакыйгаларны, шул исәптән ТАССР төзелүгә йөз ел тулуны зурлап билгеләп үттек, сайлауларны югары дәрәҗәдә уздырдык”, - диде Камил Әсгат улы.
Ул шулай ук районда федераль һәм республика программаларының уңышлы тормышка ашырылуын, ассызыклап үтте. Узган ел республика ил буенча алганда иң күп ашлык җыеп алучылар арасына керде. Спас районы игенчеләре дә моңарчы күрелмәгән ашлык суктырып алды. Соңгы 25 елда моның кадәр күләмдә ашлыкның җыеп алынганы булмады, диде Нугаев.
“Бу – игенчеләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Соңгы елларда хуҗалыкларда яңа трактор һәм комбайннар сатып алдылар. Агротехниканы яхшы белү, алдынгы технологияләрне оста куллану нәтиҗәсендә басулар мул уңыш белән сөендерде”, – дип сүзен тәмамлады Камил Әсгат улы.
Район игенчеләренә ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев та изге теләкләрен җиткерде, аларга эшләрендә яңадан-яңа уңышлар теләде.
“Кибет киштәләре буш булса, без кемнедер гаеплибез... Игенчеләр, басу хезмәтчәннәре пандемия, һава шартлары начар, дип тормый, җиң сызганып эшли. Өстәлләребезне икмәкле итә алар, моның өчен барыгызга да саулык, бәхетле тормыш телим”, – диде Фоат Вәли улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев