Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Икенче урынны алдылар

Җирле үзидарә хезмәткәрләре арасында республика спартакиадасы финалында безнең район теннисчылары икенче урынны алдылар. Безнең команда өчен чыгыш ясаучы Әхтәм Вәлиәхмәтов, Александр Ермилин һәм Анастасия Фокеева башта үз төркемнәрендә Теләче, Яр Чаллы һәм Мамадыштан килгән көндәшләрен җиңделәр. Аннары финалда катнашу өчен барган уеннарда Яшел Үзән һәм Казан теннисчыларын җиңеп, соңгы очрашуда...

Җирле үзидарә хезмәткәрләре арасында республика спартакиадасы финалында безнең район теннисчылары икенче урынны алдылар.
Безнең команда өчен чыгыш ясаучы Әхтәм Вәлиәхмәтов, Александр Ермилин һәм Анастасия Фокеева башта үз төркемнәрендә Теләче, Яр Чаллы һәм Мамадыштан килгән көндәшләрен җиңделәр. Аннары финалда катнашу өчен барган уеннарда Яшел Үзән һәм Казан теннисчыларын җиңеп, соңгы очрашуда Түбән Кама командасыннан 1:2 исә-бе белән җиңелделәр. Уңышлы чыгыш ясаулары өчен аларга кубок, диплом һәм медальләр тапшырылды.
Барлыгы 18 команда катнашкан ярышлар булачак Универсиада объектларында - өстәл теннисы, волейбол үзәгендә, җиңел атлетика манежында һәм башка урыннарда үтте. Программаның сигез төре буенча көч сынашкан спортчылар заманча спорт мәйданчыкларында үткән бәйгедән күтәренке күңел белән кайттылар. Алар шулай ук булачак спорт форумында катнашучылар өчен төзелгән авылда яшәделәр һәм монда тудырылган шартларны үз күзләре белән күрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев