Яңалыклар
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды
Үзәк китапханә тарафыннан оештырылган "Славянского слова узорная вязь" балалар һәм яшүсмерләр әдәби иҗат конкурсына йомгак ясалды
Конкурс узган ел славян басма язуы һәм мәдәниятының 1150 еллыгына багышланды.
"Проза" номинациясендә Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 10 нчы класс укучысы Илназ Фәйзиев, "Шигърият" номинациясендә шул ук мәктәпнең 4 нче класс укучысы Илназ Мөхәммәтҗанов...
Үзәк китапханә тарафыннан оештырылган "Славянского слова узорная вязь" балалар һәм яшүсмерләр әдәби иҗат конкурсына йомгак ясалды
Конкурс узган ел славян басма язуы һәм мәдәниятының 1150 еллыгына багышланды.
"Проза" номинациясендә Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 10 нчы класс укучысы Илназ Фәйзиев, "Шигърият" номинациясендә шул ук мәктәпнең 4 нче класс укучысы Илназ Мөхәммәтҗанов (жюри беренче һәм икенче урыннарны беркемгә дә бирмәскә булды) беренче урыннарны алдылар.
"Яраткан китапларга рәсемнәр" номинациясендә үз яшьтәшләре арасында Куралово һәм Бураково мәктәпләре укучылары Алена Архипова белән Елена Кузнецова җиңүче булдылар. Җиңүчеләр арасына шулай ук Максим Михайлов, Алсу Әхмәтҗанова (икенче урын, Куралово һәм Урта Йорткүл мәктәпләре), Алия Сәмигуллина, Алсу Әхмәтгәрәева, Әдилә Рәхимова (өченче урын, Иске Рәҗәп, Урта Йорткүл мәктәпләре) керделәр.
Аларның барысына да бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев