Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң яхшы шигырь укучылар

Бөек татар шагыйренең туган көне уңаеннан, Габдулла Тукай исемендәге шигырь укучылар конкурсы үткәрелде. Конкурс җәлилчеләрнең батырлыгына багышланды. Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә үлемсез батырлыклары белән тарихка кереп калган җәлилчеләрне искә алу зур тәрбияви мәгънәгә ия. Конкурсны оештыручылар үз алларына укучыларда татар шигърият дөньясына, милли мәдәниятыбызга мәхәббәт уяту, әхлакый һәм эстетик...

Бөек татар шагыйренең туган көне уңаеннан, Габдулла Тукай исемендәге шигырь укучылар конкурсы үткәрелде. Конкурс җәлилчеләрнең батырлыгына багышланды. Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә үлемсез батырлыклары белән тарихка кереп калган җәлилчеләрне искә алу зур тәрбияви мәгънәгә ия.
Конкурсны оештыручылар үз алларына укучыларда татар шигърият дөньясына, милли мәдәниятыбызга мәхәббәт уяту, әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү, патриотик хисләр тәрбияләү максаты куйдылар.
Конкурс Габдлулла Тукайның тормыш юлы белән таныштырудан башланды. Бу күренешне Иске Рәҗәп урта мәктәбе укучылары зур осталык белән башкардылар. Аннары конкурста катнашучылар өч группага бүленде: рус мәктәпләрендә укучы татар балалары, татар мәктәбе һәм рус мәктәбе укучылары. Һәр группага 25-26 укучы керде.
1- 4 сыйныф укучылары арасында үз группаларында Сәгытдинова Ләйсән, Бирюков Адель, Авдонина Татьяна 1нче урынны алдылар.
5-8 сыйныф укучылары арасында үз группаларында 1нче урынны алучылар - Хәмидуллина Алия, Маркина Анна, Фәйзиева Гөлназ.
9-11 сыйныф укучылары арасында Иске Рәҗәп мәктәбеннән Галимова Чулпан, Шәйдуллина Рузилә, Хәлиуллин Булат җиңеп чыктылар.
Конкурста 1-3нче урынны алучыларга район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев