Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәйриячеләрне котладылар

Красная Слобода авылында яшәүче күп балалы Склеренко гаиләсенә йөк һәм пассажирлар ташый торган "Фиат Дукато" микроавтобусы тапшырдылар. Бүләкне өченче көн "Хәйрияче-2012" республика конкурсында җиңеп чыгучыларны котлаганда Казан шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында үткән тантанада бирделәр. Исегезгә төшерәбез, Гөлсәрия белән Владимир Склеренко гаиләсе ун бала тәрбияли,...

Красная Слобода авылында яшәүче күп балалы Склеренко гаиләсенә йөк һәм пассажирлар ташый торган "Фиат Дукато" микроавтобусы тапшырдылар.
Бүләкне өченче көн "Хәйрияче-2012" республика конкурсында җиңеп чыгучыларны котлаганда Казан шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында үткән тантанада бирделәр.
Исегезгә төшерәбез, Гөлсәрия белән Владимир Склеренко гаиләсе ун бала тәрбияли, аларның бишесе - тәрбиягә алган. Бу вакыйга истәлеге итеп балаларга зур торт, ә Гөлсәрия Минтаһир кызына тун бүләк иттеләр.
Бу конкурсның "Зур һәм урта предприятиеләр" номинациясендә җиңеп чыккан "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте җитәкчесе Фоат Вәлиевка диплом белән истәлекле медаль тапшырылды.
"Физик затлар" номинациясендә 2нче мәктәп укытучысы Ольга Выжленкова һәм Кузнечиха Мәдәният йорты директоры Валентина Радионова җиңеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев