Яңалыклар

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Болгар коррекция мәктәп-интернат укытучысы Гусева Марина Юрьевна Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Аның укыту-тәрбия процессын оештыруга һәм камилләштерүгә, шәхеснең интеллектуаль, культура һәм әхлак үсешенә, укучыларны практик хәзерләүгә керткән өлеше, укыту-методик әдәбият хәзерләве һәм нәтиҗәле хезмәте шулай югары бәяләнде.

Район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:

Николаев Иван Петрович, Нурлат районы электр челтәрләре җитәкчесе, Глухов Василий Александрович, "Гидроэлектромонтаж" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры - "Болгар" ПСга реконструкция ясауга керткән зур өлеше өчен, Лихачев Александр Николаевич, Спас районы буенча "Татарстан Республикасында инженерлык челтәрләрен капиталь төзү һәм энергия саклау технологиясен үстерү идарәсе" су үткәрү хуҗалыгы башлыгы, торак-коммуналь хуҗалыгы системасында намуслы хезмәте өчен.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Мактау грамотасы бүләкләр

Нет комментариев