Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Халкыбыз йолалары онытылмасын

Үткән атнада Борынгы Болгарда бик матур чара - "Татар кызы-2015" Бөтенроссия осталык һәм гүзәллек конкурсы үткәрелде.

Ул Бөтендөнья Татар конгрессының Кадрия Рәис кызы Идрисова җитәкчелегендәге "Ак калфак" оешмасы тырышлыгы белән оештырылды.

Конкурсның "Аш-су осталары бәйгесе" дигән беренче этабы Казанда булды һәм анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 13 татар кызы катнашты, шул исәптән Татарстаннан Миләүшә Мурзаханова да бар иде.

Болгарда исә конкурсның "Кулъяулыгым - вәгъдә бүләгем" дигән икенче этабы һәм керамик тәлинкәләргә рәсем төшерү, аны бизәү кебек өченче этабы булды.

Делегацияне Болгарда Истәлек билгесе янында бик җылы каршыладылар. Район башлыгы Камил Нугаев кунакларны сәламләп, бәйгедә катнашучыларның барысына да уңышлар теләде.

Болгар сәнгать мәктәбенең Гөлгенә Зарипова җитәкчелегендәге бию ансамбле, шулай ук "Болгар таңнары" эстрада-фольклор ансамбле җырчыларының чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде.

Башта делегация кунаклары борынгы Болгар һәйкәлләре белән кызыксынып таныштылар. Аннары конкурс үткәреләчәк Болгар цивилизациясе музее бинасының өске катына җыелдылар. Иркен залда искиткеч матур чигү үрнәкләреннән ясалган бай күргәзмә һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итте.

Бәйгедә катнашучы кызлар өчен өстәлләрдә бөтен кирәкле әйберләр әзер иде: төрле төстәге җепләр, киерге-кайчылар, үрнәк өчен кулъяулыклар куелган. Чигү осталары эшкә тотынды. Шулай ук тәлинкәләргә рәсем төшерү-бизәү дә кызлардан зур осталык таләп итте. Алар барысын да уңышлы башкарып чыктылар.

Кулъяулык чигү татар халкының борынгыдан килгән күркәм йоласы. Элек-электән кызлар кич утырып, бер-берсен уздырырга тырышып, төрле җепләр белән матур итеп кулъяулык чиккәннәр һәм армиягә китәсе егетләргә бүләк иткәннәр. Халкыбызның бу күркәм традициясе югалырга тиеш түгел. Конкурсның максаты да әнә шул иде.

Конкурс рәисе "Сөембикә" журналы редакторы урынбасары Кашапова Рәмзия Әнвәр кызы җитәкчелегендәге таләпчән жюри кызларның эшенә гадел бәя бирде. Конкурсның йомгаклау этабы Чиләбе шәһәрендә 16 октябрьдә узачак. Бу бәйгедә катнашкан унөч кыз уңышлы чыгыш ясар дип ышанырга була, чөнки биредә иң оста, иң талантлы кешеләр катнашты.

Конкурсны Казан, Чиләбе, Уфа шәһәре телевиденисе төшереп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев