Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Грипптан сакланыгыз!

Көз җиткәч, грипп һәм салкын тиеп авыру очраклары да ешайганнан-ешая башлады.

Бу авыруларның тагын да күбәеп китү сезонына да ерак калмады. Авырудан сакланырга бары тик профилактик прививка гына ярдәм итә.

Шәһәр халкы гриппка каршы прививканы район үзәк хастаханәсенең прививкалар кабинетында, ә авыл кешеләре – фельдшер-акушер пунктларында һәм табиб амбулаторияләрендә ясата ала.

Практика күрсәткәнчә, район халкы әкренләп прививкаларның файдасын аңлый башлады. Мәсәлән, 2018 елда Спас районында яшәүчеләр гриппка каршы прививкаларны башка елларга караганда активрак ясаткан, балаларына вакцинация ясатудан баш тартучы ата-аналар саны да сизелерлек кимегән.

Бүгенге көндә вакцинация халыкны кискен респиратор авырулардан саклауның иң арзан һәм нәтиҗәле чарасы булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грипп профилактика вакцина