Яңалыклар
Грантка дәгъвачыларны тыңладылар
Өченче көн "Мәгариф" милли проектын тормышка ашыру кысаларында, грантка дәгъва итүче укытучылар җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясадылар.
Тыңлаулар грантка дәгъва иткән һәр укытучының һөнәри өлкәдә ирешкән уңышлары турында җәмәгатьчелеккә һәм педагогларга җиткерү максатыннан үткәрелде.
Быел грантка 2нче шәһәр һәм Өчкүл мәктәбенең башлангыч класс укытучылары Ольга Егорова, Евгения Сидорова, 1нче мәктәпнең биология...
Өченче көн "Мәгариф" милли проектын тормышка ашыру кысаларында, грантка дәгъва итүче укытучылар җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясадылар.
Тыңлаулар грантка дәгъва иткән һәр укытучының һөнәри өлкәдә ирешкән уңышлары турында җәмәгатьчелеккә һәм педагогларга җиткерү максатыннан үткәрелде.
Быел грантка 2нче шәһәр һәм Өчкүл мәктәбенең башлангыч класс укытучылары Ольга Егорова, Евгения Сидорова, 1нче мәктәпнең биология укытучысы Наталья Авдеева, Иж-Борискино урта мәктәбенең тарих укытучысы Зинаида Мокшина дәгъва итә.
Ачык презентация формасында үткәрелгән җәмәгать тыңлауларында җирле үзидарә, укытучыларны бу дәрәҗәле конкурска тәкъдим иткән оешма вәкилләре, педколлективларның профсоюз җитәкчеләре, ата-аналар һәм башка кешеләр катнашты.
Конкурста җиңеп чыгучыга 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев