Яңалыклар

Грант буенча – яңа трактор

Иске Рәҗәп авыл җирлеге грант буенча миллион сум торган яңа МТЗ-82 тракторы сатып алды, бу акчаны республика муниципаль берәмлекләр Советы бүлеп бирде.

Техниканы урамнарны кардан чистартуда һәм төзек-ләндерү эшләрендә файдаланачаклар. Җирлек Советы үз акчасына бульдозер пычагы, чапкыч, сука һәм арба, башка җиһазлар сатып алырга җыена.

Приволжск авылында шундый грант алып, бер урамны төзекләндерүгә тоттылар - 400 метр юлга вак таш җәеп чыктылар.

Бу грантлар үткән ел ахырында республика муниципаль берәмлек Советы үткәргән конкурс йомгаклары буенча бирелде.


грант Иске Рәҗәп МТЗ82

Нет комментариев