Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Газетага язылу арзангарак төшәчәк

    Инде хәбәр ителгәнчә, 1 июльдән безнең басмаларга 2017 елның беренче ярты елына вакытыннан алда язылу кампаниясе башланды. Кайбер газета укучылар бу мөмкинлектән файдаланып, беркадәр акчаны янга калдырдылар.

    "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына хәзер льготалы бәя буенча язылырга була. Безнең газетага почта аша язылган очракта 567 сум 78 тиен түләргә туры киләчәк. Бу узган елның шул чорындагыга караганда утыз сумга арзанрак. Ә инде район газетасына редакциягә яки Болгардагы 2нче урта мәктәп белән тармак технологияләре техникумындагы альтернатив пунктларда язылсагыз, моның өчен 360 сум гына түләргә кирәк.
    Газетага никадәр алданрак язылсагыз, бәясе дә арзанрак булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: