Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Форумда фикер алыштылар

"Гадел Россия" партиясенең җирле бүлегеннән биш кеше "Россия бакчачылары" Гомумроссия җәмәгать оешмасының региональ форумында катнаштылар. Казанда үткәрелгән бу форумда 270кә якын кеше катнашты һәм алар бакчачылар берләшмәләре һәм дача хуҗалыкларының проблемалары һәм перспективалары турында сөйләштеләр. Форумның кунагы - "Гадел Россия" партиясеннән "Россия бакчачылары" җәмәгать оешмасы рәисе, РФ Федераль Җыелышның Дәүләт...

"Гадел Россия" партиясенең җирле бүлегеннән биш кеше "Россия бакчачылары" Гомумроссия җәмәгать оешмасының региональ форумында катнаштылар.
Казанда үткәрелгән бу форумда 270кә якын кеше катнашты һәм алар бакчачылар берләшмәләре һәм дача хуҗалыкларының проблемалары һәм перспективалары турында сөйләштеләр. Форумның кунагы - "Гадел Россия" партиясеннән "Россия бакчачылары" җәмәгать оешмасы рәисе, РФ Федераль Җыелышның Дәүләт Думасы депутаты Андрей Туманов бакчачылыкны үстерү, дача хуҗаларының хокукын ничек якларга кирәклеге турында сөйләде. Аннары форум эше секцияләрдә дәвам итте, монда иптәшлек ширкәте рәисләре үз оешмаларының эше турында сөйләделәр, ә һәвәскәр бакчачылар төрле культураларны үстерү буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
Ахырдан форум резолюциясе кабул ителде, бу җәмәгать оешмасының киләчәк эше турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев