Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Файдалы сөйләшү

Узган сишәмбедә район хастаханәсендә "түгәрәк өстәл" утырышы булды. Үзара фикер алышуга мәҗбүри медицина иминиятләштерү системасындагы иминиятләштерелгән затларның хокукларын яклауның ничек тормышка ашырылуы турындагы мәсьәлә чыгарылды. Ак Барс-мед "Иминиятләштерү компаниясе" җәмгыяте, сәламәтлек саклау оешмасы, башкарма власть органнары вәкилләре һәм иминиятләштерелгән затлар арасында эшлекле сөйләшү булды. Әңгәмә барышында сәламәтлек саклау учреждениеләрен квалификацияле...

Узган сишәмбедә район хастаханәсендә "түгәрәк өстәл" утырышы булды. Үзара фикер алышуга мәҗбүри медицина иминиятләштерү системасындагы иминиятләштерелгән затларның хокукларын яклауның ничек тормышка ашырылуы турындагы мәсьәлә чыгарылды.
Ак Барс-мед "Иминиятләштерү компаниясе" җәмгыяте, сәламәтлек саклау оешмасы, башкарма власть органнары вәкилләре һәм иминиятләштерелгән затлар арасында эшлекле сөйләшү булды. Әңгәмә барышында сәламәтлек саклау учреждениеләрен квалификацияле медицина кадрлары белән тәэмин итү, табиб биргән юллама буенча дәвалану урынына баруны оештыру һәм юл чыгымнарын кире кайтару, кайбер медицина препаратларын кайтартудагы тоткарлыклар, шәхси даруханәләрнең эше һәм башка мәсьәләләр кузгатылды. Аларның барысына да эзлекле җаваплар бирелде.
"СК" Ак Барс-мед җәмгыятенең Спас вәкиллеге баш белгече Нина Еремина әңгәмәдә катнашучыларны районда мәҗбүри медицина иминиятләштерү өлкәсендәге хәлләрнең торышы белән таныштырды. "Түгәрәк өстәл" эшендә Ак Барс-мед "Иминиятләштерү компаниясе" җәмгыяте директоры Людмила Ивлиева, әлеге компаниянең иминиятләштерелгән затларның хокукларын яклау буенча баш белгеч Лилия Шакирова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, район хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев