Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ел кошын өйрәнәләр

"Спас" табигый заказнигы белгечләре Россия Кошларны саклау берләшмәсе тарафыннан быел ел кошы дип игълан ителгән ак койрыклы диңгез бөркете (орлан-белохвост) оялый торган урыннарны өйрәнү белән мәшгуль. Тикшерүләрдә шулай ук "Түбән Кама" милли паркының фәнни хезмәткәре дә катнаша. Заказник территориясен өстәмә тикшергәндә, бу кошларның оя ясый торган яңа урыннары билгеләнде, шулай...

"Спас" табигый заказнигы белгечләре Россия Кошларны саклау берләшмәсе тарафыннан быел ел кошы дип игълан ителгән ак койрыклы диңгез бөркете (орлан-белохвост) оялый торган урыннарны өйрәнү белән мәшгуль.
Тикшерүләрдә шулай ук "Түбән Кама" милли паркының фәнни хезмәткәре дә катнаша. Заказник территориясен өстәмә тикшергәндә, бу кошларның оя ясый торган яңа урыннары билгеләнде, шулай ук соры челән колонияләре тикшерелде.
Бу чарада катнашучылар шәһәрнең 1нче мәктәбендә кунакта булдылар. Укучылар белән очрашу вакытында сүз ел кошы, Россия һәм Татарстан Республикасы тыюлыклар системасы турында барды. Әңгәмә барышында үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясының саклауга мохтаҗ булуына аерым басым ясалды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X