Экспозициядә – милли киемнәр
Яңалыклар

Экспозициядә – милли киемнәр

Музей-тыюлыкта милли киемнәр күргәзмәсе ачылды.

Болгар цивилизациясе музеендагы әлеге күргәзмәдә татар, рус, чуаш, марий халыкларының хатын-кызлар һәм ир-ат киемнәре белән танышырга була.

Күргәзмәне оештыручылар милли мәдәниятны һәм традицияләрне саклау һәм үстерүне төп максат итеп куйган. Моннан тыш, экспозициянең эчтәлеге музейга килүчеләрдә милли декоратив-гамәли сәнгатькә, әдәби иҗатка зур кызыксыну уятырга ярдәм итәчәк.

Күргәзмә белән беренчеләрдән булып Татарстан Республикасының Кукмара районыннан килгән кунаклар танышты. Экспозиция аларда зур тәэсир калдырган.

фото http://www.tatcenter.ru/

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев