Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Депутатлар нәтиҗә ясады

Кичә район Советының чираттагы утырышы булды. Депутатлар район башлыгы Камил Нугаевның районның узган елгы социаль-икътисадый үсеше турында отчетын тыңладылар һәм агымдагы елга бурычларны билгеләделәр. Чыгыш ясаучы райондагы төп тармакларда эшнең торышы белән таныштырып үтте. Фикер алышуда Аграмак авыл җирлеге башлыгы Румия Галәветдинова, "Спас коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ директоры Александр Кривошеев, Өчкүл...

Кичә район Советының чираттагы утырышы булды.
Депутатлар район башлыгы Камил Нугаевның районның узган елгы социаль-икътисадый үсеше турында отчетын тыңладылар һәм агымдагы елга бурычларны билгеләделәр. Чыгыш ясаучы райондагы төп тармакларда эшнең торышы белән таныштырып үтте. Фикер алышуда Аграмак авыл җирлеге башлыгы Румия Галәветдинова, "Спас коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ директоры Александр Кривошеев, Өчкүл урта мәктәбе директоры Алсу Лешева катнаштылар.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев һәм башка рәсми затлар катнашты. Сессия башланыр алдыннан кунаклар Бугровкадагы Хәбибуллиннар гаилә фермасында, шәһәрдә төзелә торган ит эшкәртү комплексында, тармак технологияләре техникумында, шәхси эшмәкәр Владимир Монаховның җитештерү базасында, "Вега М" структура подразделениесендә булып кайттылар. Совет утырышы үткәрелгән Мәдәният йортында оештырылган күргәзмәдә район предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, халык сәнгать осталары, яшь осталар тырышлыгы белән ясалган продукция һәм төрле әйберләр күрсәтелде.
Депутатлар икътисад һәм социаль тармакның үсеше, төрле хезмәтләрнең нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү буенча эзлекле эш алып барылуын билгеләп, район Советының эше турында отчетны игътибарга алдылар һәм тиешле карар чыгардылар.
(Сессиянең эше турында төгәлрәк мәгълүмат белән сез "Яңа тормыш" газетасының киләсе санында танышырсыз. Сессия турындагы фоторепортажны газетаның www.spas-rt.ru сайтында карарга мөмкин).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев