Бюджетка үзгәрешләр кертелде
Пәнҗешәмбе көнне район Советының чираттагы утырышында депутатлар кайбер мөһим мәсьәләләрне тикшерделәр.
Агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр кертеләчәге турында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина хәбәр итте. Бу проект республика бюджетыннан өстәмә акча алыну уңаеннан тикшерүгә чыгарыла, дип билгеләп үтте ул. Керем өлешендә салым һәм салымныкы булмаган керемнәрнең күләмен 8318,2 мең сумга арттыру кирәклеге тәкъдим ителде. Моңа НДФЛ акчасының тиешле күләмдә һәм вакытында керүе нәтиҗәсендә ирешелде. Өстәмә акчаны “Витязь” яшүсмерләр-яшьләр клубына, балалар сәнгать мәктәбенә, шәһәр һәм кайбер авыл җирлекләренә җибәрергә тәкъдим ителде.
Тәкъдим ителгән проектка бирелгән эксперт бәясе белән контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов таныштырды. Карар проектының гамәлдәге закон таләпләренә туры китереп әзерләнүе, закон бозуларга урын куелмавы турында әйтте һәм депутатларга проектны кабул итәргә тәкъдим итте.
Утырышта каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.Утырышка район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады. Ул узып баручы елда актив эшләгән депутатларга рәхмәт әйтте, барысын да бәйрәм белән котлады һәм исәнлек-саулык, озын гомер теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев