Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөркетләр кая оча?

Шушы елның гыйнварында "Спас" дәүләт табигать заказнигына Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Никольск участок урманчылыгының 44 нче кварталында әле узган елның июль аенда махсус боҗра кидертелгән,кояшлы бөркет табылуы турында кызыклы хәбәр килеп ирештә. Әлеге бөркет 3375 километр юл үткән. Узган ел исә Украинаның Херсон өлкәсе территориясендә хәлсезләнгәнне ак койрыклы бөркет тотып алалар....

Шушы елның гыйнварында "Спас" дәүләт табигать заказнигына Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Никольск участок урманчылыгының 44 нче кварталында әле узган елның июль аенда махсус боҗра кидертелгән,кояшлы бөркет табылуы турында кызыклы хәбәр килеп ирештә.

Әлеге бөркет 3375 километр юл үткән.

Узган ел исә Украинаның Херсон өлкәсе территориясендә хәлсезләнгәнне ак койрыклы бөркет тотып алалар. Аягына кидертелгән боҗрадан күренгәнчә, бу кош Татарстан Республикасының Спас районыннан була.

Әлеге төр кошларга боҗралар 2012-2013 елларда Европа программасы нигезендә хайваннар дөньясын өйрәнү максатыннан чыгып кидертелгән. Әлеге чараларны үтәүдә "Түбән Кама" дәүләт федераль учреждениесенең өлкән фәнни хезмәткәре Равил Бикмансуров һәм заказник белгечләре катнашкан. Бу учреждение һәм аның хезмәткәрләре алдында торган бурыч безнең якларның уникаль табигый ландшафтын, зур кыйммәткә ия булган су-сазлыклы биләмәләрне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясында очраучы сирәк объектларны кадерләп саклаудан гыйбарәт. Башланган тикшерүләр нәтиҗәсендә, Татарстанда оя коручы бөркетләрнең кышлау урыны турында мәгълүматлар туплана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Спас” дәүләт табигать заказнигы кояшлы бөркет ак койрыклы бөркет