Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарны карадылар

Үткән җомгада Болгарда Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский булып китте. Ул Татарстан Республикасына ике көнлек эш визиты белән килгән һәм шул вакыт эчендә Болгарны да килеп күрде. ТР Дәүләт Киңәшчесе , "Яңарыш" фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарның истәлекле объектлары белән таныштырды. Югары кунакны шулай ук ТР Мәдәният...

Үткән җомгада Болгарда Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский булып китте.
Ул Татарстан Республикасына ике көнлек эш визиты белән килгән һәм шул вакыт эчендә Болгарны да килеп күрде. ТР Дәүләт Киңәшчесе , "Яңарыш" фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарның истәлекле объектлары белән таныштырды. Югары кунакны шулай ук ТР Мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, социаль мәсьәләләр буенча Республика Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова озатып йөрде. Делегация әгъзалары төзелә торган елга вокзалын, Ислам динен кабул итү хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесен, Көнчыгыш төрбәне, Җәмигъ мәчетне карадылар, тарих һәм архитектура һәйкәлләрен торгызу һәм реставрация эшләренең барышы белән таныштылар.
Мактаулы кунаклар китабында Владимир Мединский борынгы бабаларыбыз мирасын саклау һәм яңартуга үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдергән язу калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: визит