Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарның беренче мәктәбе һәм «Родничок» республика проектлар конкурсында җиңде

Проектларны тормышка ашыру өчен җиңүчеләргә 500әр мең сум акча биреләчәк.

Беренче шәһәр мәктәбе һәм «Родничок» балалар бакчасы республика проектлар конкурсында җиңү яулады. Белем бирү оешмалары жюри игътибарына күпмилләтле республикабыз халыкларының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауга юнәлдерелгән проектлар тәкъдим иттеләр.

1нче мәктәпнең «Туганлык җепләре» проекты кысаларында мәктәп музеенда музей-театр студиясе оештырылачак.   Тикшеренү эшчәнлеге, әсәрләрне сәхнәләштерү һәм театрлаштыру аша балалар Спас районында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен өйрәнә алачаклар.

"Родничок" балалар бакчасы проекты шулай ук мәдәни мирасны саклауга юнәлдерелгән.  Ул "Театр", "Капитошки", Борынгы заманнар хәзинәсе" дигән берничә юнәлештән тора.

Проектларны тормышка ашыру өчен җиңүчеләргә 500әр мең сум акча биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев