Шәһәрдән чыгучы машиналар дезинфекция уза.
Болгар шәһәрендә дуңгызларның Африка чумасы авыруы очрагы ачыклану сәбәпле, Спас районында карантин режимы кертелде.
Эпизоотия чыганагына биш километрлы зонада урнашкан өч торак пункт – Болгар шәһәре, Ржавец авылы, Приволжский бистәсе керә.
Хәәзерге вакытта шәхси хуҗалыклардан дуңгызларны җыеп юк итү буенча ветеринария-санитария чаралары үткәрелә.
Приволский бистәсендәге сигез хуҗалыктан 2546 килограмм уртак авырлыктагы 23 терлек, Ржавецның дүрт шәхси хуҗалыгыннан – 488,3 килограмм гомуми авырлыктагы 22 дуңгыз алынган.
Болгардан чыгу урынында ветеринария контроле посты куелган. Шәһәрдән чыгучы машиналарның барысына да дезинфекция ясала.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев