Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.
ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда чагыштырмача салкын һава торышы саклана.
Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Юлларда бозлавык хасил булачак, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Көндез һава температурасы -6…-11 градус тәшкил итә.
Нет комментариев