Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар урамнарында яңа чәчәк композицияләре барлыкка килде

Ленин урамында чәчәкләр өчен биш яңа аслык пәйда булды.

Болгар урамнарында яңа чәчәк композицияләре барлыкка килде. Шәһәр хакимиятендә сөйләүләренчә, быел Ленин урамында төрле формадагы һәм зурлыктагы тугыз аслык куелачак. Аларның бишесе урнаштырылган инде. Анда утыртылган үсентеләр тиздән ачык төстәге чәчәкләре белән халыкны сөендерәчәк.  Җирле халык, бигрәк тә кунаклар шәһәрне төзекләндерү өлешендә уңай үзгәрешләрне югары бәялиләр.

«Шәһәр төзекләндерелә. Узган ел Хирург Шеронов урамында, Ленин урамында чәчәк композицияләре урнаштырылды. Җылы көннәр җиткәч, Болгар чын мәгънәсендә чәчәк ата башлый. Тик, кызганычка каршы, клумбалар еш кына тәртипсез кешеләрдән зыян күрә: чәчәк үсентеләре, чәчәктә утырга гөлләр юкка чыга. Халык туган шәһәребезне сакласын иде", - ди Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алевтина Костина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев