Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар укучылары география буенча турнирда катнаштылар

Чара Казан шәһәрендә үтте.

4 һәм 5 декабрьдә Казан шәһәренең “Дуслык” белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә яшь географларның V республика турниры узды.

Спас районыннан “Болгар интернационалы” командасы чыгыш ясады.

Икенче мәктәпнең география укытучысы Олеся Александровна Борюшкина җитәкчелегендәге команда составына шәһәрдәге икенче мәктәпнең унберенче класс укучылары Мария Аринина, Олеся Усюкевич, Иван Баландин, Екатерина Борисова һәм Степан Перепеченов керде.

География буенча белемнәрне тикшерү, укучыларны шушы фән белән кызыксындыруны максат итеп куйган конкурслар ике көн дәвам иттте.

Турнир нәтиҗәләре буенча Екатерина Борисова беренче дәрәҗә оппонент дипломына ия булды. Команда составында чыгыш ясаучы һәр укучыга турнирда актнашу турында таныклык бирелде, ә командага җитәкчелек иткән укытучы Олеся Борюшкинага команданы бәйгегә хәзерләве өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев