Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре грантка ия булды

Татьяна Лифантьева «Борынгы Болгар легендалары» велотур проектын тормышка ашыра.

Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмияткә ия булган проектларны тормышка ашыруга ТР бюджетыннан субсидияләр формасында бирелә торган грантлар буенча конкурска йомгак ясады.

Конкурс 14 номинация буенча уздырылды. 51 проект 7 миллион сумга грант ярдәменә ия булды.

“Туризмны үстерү буенча яшьләр инициативалары” номинациясендә җиңүчеләр арасына Спас районы вәкиле – Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Татьяна Лифантьева да керде.

Реклама

“Борынгы Болгар легендалары” велотуры проекты Спас районы укучылары һәм студентларын велотуризмга һәм актив ял итүгә җәлеп итүне максат итеп куя.

Проектны тормышка ашыру өчен Татьяна Лифантьевага 150 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме биреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X