Болгар музей-тыюлыгында Төркия кунаклары булды
Узган атнада борынгы Болгар җирендә Төркия делегациясе булып китте. Аның составына Истамбул вице-губернаторы Казым Текинов җитәкчелек иткән атаклы мәдәният эшлеклеләре керде. Алар архитектура һәйкәлләре белән бик кызыксынып таныштылар, тарихи объектлар турында экскурсоводка күпсанлы сорауларын бирделәр. Болар барысы да Идел Болгарының тарихы һәм мәдәнияты белән якыннанрак танышырга теләк булуын күрсәтә. Дөньядагы...
Узган атнада борынгы Болгар җирендә Төркия делегациясе булып китте.
Аның составына Истамбул вице-губернаторы Казым Текинов җитәкчелек иткән атаклы мәдәният эшлеклеләре керде. Алар архитектура һәйкәлләре белән бик кызыксынып таныштылар, тарихи объектлар турында экскурсоводка күпсанлы сорауларын бирделәр. Болар барысы да Идел Болгарының тарихы һәм мәдәнияты белән якыннанрак танышырга теләк булуын күрсәтә.
Дөньядагы иң зур Коръән китабы куелган Истәлек билгесе, һөнәрче остаханәләре, борынгы Болгарның башка ядкарьләре кунакларда онытылмас тәэсир калдырды.
Фото: http://xn----8sbcchjvajijg2b5a.xn--p1ai/22-avgusta-2015-goda-bolgarskij-muzej-zapovednik-posetili-gosti-iz-turtsii/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев