Болгар китапханәсендә эшмәкәрләр белән очрашу булды
Очрашуда төрле сорауларга җавап бирделәр.
26 май, Россия эшмәкәре көнендә китапханәнең уку залында Татарстанның эре эшкуарлары белән тәҗрибә уртаклашу һәм интернет-маркетингны өйрәнү буенча очрашу узды.
Чара 13.30 сәгатьтә ачык әңгәмә белән башланып китте. «Түбәтәй» челтәре партнеры Айнур Камалиев һәм Болгарның Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкиле Наталья Гришкова үз бизнесларын ничек башлап җибәрүләре, нинди каршылыкларга очраулары, мондый хаталарны ничек булдырмаска кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук эшмәкәрләр очрашуда катнашучыларның сорауларына да җавап бирделәр. Аннан соң "Бушлай трафик чыганагы буларак Яндекс, Google, 2 Гис" дигән гамәли дәрес башланды. Бу өлкәдә эксперт Денис Холод семинарда катнашучыларны эзләү системалары белән таныштырды, аларның бизнес үсешенә ничек йогынты ясаулары турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев