Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Блогер Руслан Галимов сайлау участогына үзе килгән

Аяклары авырту сәбәпле коляскада йөрергә мәҗбүр булган Руслан Болгарда “Уңайлы мохит” программасы буенча әле күп нәрсәләр эшлисе бар, ди.

Руслан Галимов быел сайлау участогына үзе килеп тавыш бирергә уйлаган. Узган сайлауларда ул өйдә тавыш биргән булган. Быел коляскасына утырып үзе килергә уйлаган, чөнки хәзер инвалидларга күп шартлар тудырыла. Әмма эшләп бетерәсе нәрсәләр дә күп әле ди ул.
 

–Быел участокка килеп тавыш бирәсе килде, – ди Руслан. – Соңгы араларда өйдән еш чыгып йөри башладым, шәһәрдә уздырыла торган чараларда катнашам, көн әйбәт булганда урамда да йөргәлим. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шартлар тудырырга тырышалар. Әмма күп нәрсәләрне тиешенчә эшләп бетерәсе дә бар әле. Кибетләргә керә торган җирдә пандуслар куелмаган, бордюрлар биек. Кыскасы, җитешсезлекләр аз түгел. Яңа властьтан “Уңайлы мохит” программасының тиешенчә эшләнеп бетүен көтәм, башкалар ярдәменә мохтаҗ булган кешеләр турында күбрәк кайгыртсыннар иде.
 

Блогер шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән аралашу өчен чаралар оештырсыннар иде, ди. Кызыклы очрашуларга, башка төрле чараларга мин бик теләп йөрер идем. Әмма бездә бу хакта кайгыртмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев