Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәхет елмайсын иде!

Болгарда яшәүче Зөлфия һәм Рамил Әхтәмовлар – газетабызның иң актив һәм тугры әбүнәчеләре. Алар инде бу елның икенче яртыеллыгына да яраткан басмаларына күптән язылып куярга өлгергән.

Әхтәмовлар ел саен “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үз укучылары арасында оештыра торган приз уйнатуда да катнашалар. Һәм әйтергә кирәк, Әхтәмовлар җиде ел рәттән бүләк ота!

Бу юлы, мәсәлән, яшь гаилә савыт-саба тупланмасына ия булды. Әхтәмовларның ничек шатлануын белсәгез икән!
– Ел саен районда чыга торган “Яңа тормыш” газетасына һәм республикабызда татар телендә нәшер ителүче дүрт-биш басмага язылабыз, – ди Рамил Фәнсаф улы. – Район мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты буларак, газетада биреп барыла торган мәгълүматларның файдасын күп күрәм. Гомумән, гаиләбездә көндәлек басмаларны игътибар белән укыйбыз. Газета-журнал битләрендә урын алган язмалар һәрчак кызыклы, төрле темаларга багышланган мәкаләләрнең берсен дә калдырмыйча укып барабыз. Көндәлек матбугатта район һәм республикабыз тормышын чагылдырган язмалар да күп бирелә. Бер сүз белән әйткәндә, газета көндәлек тормышта әһәмиятле роль уйный. Кулга газета алмасаң, күңелгә нидер җитми кебек тоела...
Рамил белән Зөлфиянең ике яшьлек кызлары Зәлинә дә матбугат белән кызыксына башлаган. Сабый республикабызда кече һәм мәктәп яшендәге балалар өчен махсус нәшер ителә торган “Салават күпере” журналын бик ярата. Дөрес, Зәлинә әлегә укый белми, шулай да фломастер яки төсле карандашлар белән рәсемнәрне бик теләп бизи. Почтальонның яңа санны китерүен һәрчак көтеп тора.
Рамил белән Зөлфия төп приз – плазмалы телевизор оту турында хыяллана. Шуңа күрә, конкурста киләчәктә дә теләп катнашачаклар. Әхтәмовлар гаиләсенә бәхет елмайсын, иде дигән теләктә калабыз.
Реклама. 16+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев