Яңалыклар
Бизнес-компания сынатмый
2нче шәһәр мәктәбенең "БиПАК" бизнес-компаниясе, "Будь предприимчивым" бизнес-планнар конкурсы финалисты буларак, Татарстан исеменнән чыгыш ясап, Мәскәүдәге халыкара ярминкәдә "Иң яхшы презентация" номинациясендә җиңүче дип табылды.
Ярминкә "Junior achievement-Достижения молодых" регионара җәмәгать оешмасы тарафыннан үткәрелде, анда Мәскәү шәһәре, Коми республикасы, Вологда, Амур, Псков өлкәсе мәктәп компанияләре һәм кунаклар - Австриядән өч...
2нче шәһәр мәктәбенең "БиПАК" бизнес-компаниясе, "Будь предприимчивым" бизнес-планнар конкурсы финалисты буларак, Татарстан исеменнән чыгыш ясап, Мәскәүдәге халыкара ярминкәдә "Иң яхшы презентация" номинациясендә җиңүче дип табылды.
Ярминкә "Junior achievement-Достижения молодых" регионара җәмәгать оешмасы тарафыннан үткәрелде, анда Мәскәү шәһәре, Коми республикасы, Вологда, Амур, Псков өлкәсе мәктәп компанияләре һәм кунаклар - Австриядән өч команда катнашты. Мондый чараларда инде берничә тапкыр катнашкан безнең команда төрү материалларына презентация ясаган.
Оештыручылар бизнес-компания җитәкчесе Ольга Выжленкова, шулай ук аның составына кергән укучылар - Светлана Молодова, Артем Черкасов, Евдоким Савельев, Владислав Обухов, Ангелина Сәетова, Софья Выжленкова эшенә уңай бәя биргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев