Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Битлекне язга кадәр киячәкбез

    Татарстанда битлек режимын 2021 елның мартына кадәр озайтуны планлаштыралар.

    Бу хакта Роспотреб-надзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итә. Битлек режимы йогышлы авырулар һәм грипп чоры тәмамланганчыга кадәр сакланачак, дип аңлата санитария табибы. Димәк, битлекне язга кадәр киячәкбез әле.
    Шулай ук Авдонина ассызыклап үткәнчә, хезмәт күрсәтү предприятиеләре, җәмәгать туклануы һәм сәүдә объектлары хезмәткәрләре битлек һәм перчатка да киеп эшләргә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: