Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Безнең радиосөючеләр – Универсиада вахтасында

Балалар иҗат йорты каршындагы яшь радиосөючеләр түгәрәгенә йөрүчеләргә Казанда үткәреләчәк Универсиада уңаеннан махсус чакыру сигналы бирелде. Ул: "Россия Татарстан 27 Идел буе Болгар" дип билгеләнде. Универсиада тәмамланганчы, бу чакыру сигналы бөтен дөнья эфирында яңгырап, форумның төп вакыйгаларын яктыртып барачак һәм спорт үсешен пропагандалаячак. Актив операторлар Александр Гыймадиев (3 класс, 2нче...

Балалар иҗат йорты каршындагы яшь радиосөючеләр түгәрәгенә йөрүчеләргә Казанда үткәреләчәк Универсиада уңаеннан махсус чакыру сигналы бирелде.
Ул: "Россия Татарстан 27 Идел буе Болгар" дип билгеләнде. Универсиада тәмамланганчы, бу чакыру сигналы бөтен дөнья эфирында яңгырап, форумның төп вакыйгаларын яктыртып барачак һәм спорт үсешен пропагандалаячак. Актив операторлар Александр Гыймадиев (3 класс, 2нче мәктәп), Сергей Антонов, Анна Семенова (кадет мәктәбе, 6 һәм 10 класс), бер-берсен алыштырып, Универсиада вахтасын алып барачак. Моннан тыш, яшь радиосөючеләр эфирда эшләү тәҗрибәсен дә туплый ала.
Безнең радиостанция шулай ук апрель аенда Бөтендөнья радиосөючеләр көненә багышланган "Глобаль челтәр" Бөтенроссия тренировкасында да катнашып, истәлек дипломына лаек булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев