Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Без – доброволецлар!”

Шундый исем астында үткән традицион бәйрәм барышында иң актив доброволецларга дипломнар һәм истәлекле статуэткалар тапшырылды. Бүләккә лаек булучыларны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин һәм яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов котлады. Иң актив доброволецлар исемлегенә шәһәр урта мәктәбе укучылары Ангелина һәм Ульяна Сәетовалар, Светлана һәм Ксения...

Шундый исем астында үткән традицион бәйрәм барышында иң актив доброволецларга дипломнар һәм истәлекле статуэткалар тапшырылды.
Бүләккә лаек булучыларны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин һәм яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов котлады. Иң актив доброволецлар исемлегенә шәһәр урта мәктәбе укучылары Ангелина һәм Ульяна Сәетовалар, Светлана һәм Ксения Молодовалар, Арина Баранова, Анна Спирина, Дарья Бердникова, Екатерина Пелагеина, Анастасия Пенькова, Дарья Устина, Александр Купоросов, Александра Горячкина һәм Руслан Гыйбадуллин кертелде.
Район өчен зур әһәмияткә ия булган чараларны оештыру һәм үткәрүдә актив катнашкан доброволецларга Балалар иҗат йорты грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
Доброволецлар хәрәкәте үзәгенә яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге махсус логотиплы футболкалар бүләк итте, ә яңа килүчеләргә Балалар иҗат йорты директоры Зөлфия Тихонова "Доброволец" таныклыклары тапшырды. Төрле уен һәм конкурслардан торган бәйрәм программасы чәй табыны янында дәвам итте.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X