Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бер өлешен – акчалата

Спас районында 155 гаилә Ана капиталының бер өлешен алдылар. Бу сумма 3,1 миллион сум тәшкил иткән.

2015 елның май аеннан бирле, тиешле федераль закон үз көченә кергәч, республика Пенсия фондының территориаль органнарына Ана капиталына сертификаты булучылардан 18 меңгә якын гариза керде. Бирелә торган акчаның күләме 20 мең сум. Бу акчаны көндәлек ихтыяҗларга тотарга була.

Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре тагын бер кат исегезгә төшерә: бу акчаны РФ территориясендә яшәүчеләр 2015 елның 31 декабренә сертификат алучылар һәм бөтен сумманы файдалана алмаган кешеләр ала. Бер тапкыр бирелә торган акчаны алу өчен Пенсия фонды идарәсенә гаризаны 2016 елның 31 мартына тапшырып бетерергә кирәк. Моны баланың кайчан тууына карамастан, сертификаты булучыларның барысы да эшли ала.

фото http://rielt-pro.ru/mamkapital.php

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев