Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Белешмәләр урыннарда бирелә

    Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә бер көнлек күчмә офис оештырачак. Шул рәвешле киләсе елның гыйнварыннан ике тапкыр арта торган балалар бакчасы түләүләренә компенсация алу өчен белешмәләр җыела. Кешеләрне урында кабул итү тиешле документлар тапшыру процедурасын җиңеләйтергә, чиратлардан коткарырга тиеш. Бүгенге көндә балалар бакчасына йөргән 845...

    Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә бер көнлек күчмә офис оештырачак.
    Шул рәвешле киләсе елның гыйнварыннан ике тапкыр арта торган балалар бакчасы түләүләренә компенсация алу өчен белешмәләр җыела. Кешеләрне урында кабул итү тиешле документлар тапшыру процедурасын җиңеләйтергә, чиратлардан коткарырга тиеш.
    Бүгенге көндә балалар бакчасына йөргән 845 баланың 385енә генә ата-аналары тиешле компенсация ала, ә чынбарлыкта бу сан күпкә артыграк. Моның өчен эштән сорап китәргә туры килгәнгә, күпчелек ата-аналарның тиешле белешмәләр җыеп тапшыру өчен вакыты юк. Күчмә офислар бу кимчелекне бетерергә ярдәм итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: