Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Балыкларны коткаралар

    Өчкүл авылы күлләрендә балыкларны кислород җитмәүдән коткару буенча чаралар үткәрелде. "Спас" табигый заказнигы, "Средневолжрыбвод" хезмәткәрләре Өчкүл мәктәбе укучылары ярдәме белән Чиста, Исемсез һәм Атаман күлләрендә бензопычкы һәм бораулар ярдәмендә 70х70 зурлыктагы 15 майна (чокыр) ясаганнар. Алар катмасын өчен камыш һәм салам җәйгәннәр. Бу балыкларның үлүен булдырмаска тиеш. Чара барышында укучылар...

    Өчкүл авылы күлләрендә балыкларны кислород җитмәүдән коткару буенча чаралар үткәрелде.
    "Спас" табигый заказнигы, "Средневолжрыбвод" хезмәткәрләре Өчкүл мәктәбе укучылары ярдәме белән Чиста, Исемсез һәм Атаман күлләрендә бензопычкы һәм бораулар ярдәмендә 70х70 зурлыктагы 15 майна (чокыр) ясаганнар. Алар катмасын өчен камыш һәм салам җәйгәннәр. Бу балыкларның үлүен булдырмаска тиеш.
    Чара барышында укучылар белән күлләрнең ихтиофаунасы турында әңгәмә, шулай ук экология темасына викторина үткәрелде. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
    Акция кышны озату бәйрәме уңаеннан коймаклап чәй эчү белән тәмамланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: