Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балкып тора алтын гөмбәзләре...

Болгар шәһәрендәге Нагаев һәм Ленин урамнары чатында төзелә торган чиркәүгә гөмбәзләр куелды. Хәзер инде бина бөтенләй яңа төс алды.

Ольга Стрелова

Чиркәү гөмбәзләрен менгезә башлар алдыннан Чистай һәм Түбән Кама рухание Игнатий гыйбадәт үткәрде. Гыйбадәткә Спас округының барлык руханилары да кушылды.
Аннары алар Изге Троица гыйбадәт йортыннан яңа төзелә торган храм янына үттеләр. Чиркәү территориясе төзелеш материаллары, кирәк-яраклар белән тулган булса да, барысының карашлары чиркәү янында торган гөмбәзләргә тукталды. Ниһаять, Болгар православныйлары озак еллар буе көтеп алган көн дә килеп җитте...
Яңа чиркәү Изге Троица гыйбадәт йорты инициативасы буенча 2012 елда төзелә башлады. Чиркәү прихожаннардан җыелган акчалар хисабына төзелә. Быел иганә ярдәме артык күрсәтелмәсә дә, ни гаҗәп, төзелештә шактый эшләр башкарылды. Төзүчеләр диварларның кирпечен салып бетереп, түбәсен яптылар, тәрәзәләр, ишекләр куйдылар. Чиркәү гөмбәзләрен ясау һәм урнаштыру өчен кирәк булган җиде йөз мең сум акчаны да җыярга мөмкин булды. Алексеевск осталарының алтын куллары белән ясалган бу гөмбәзләр алтынсу төстәге титан нитриды белән капланган, иң зурысының диаметры 2,5 метр тәшкил итә.
Гөмбәзләрнең бина түбәсенә күтәргәнне карап тору – үзенә күрә сихри бер күренеш. Гөмбәзгә беркетелгән тәрегә куелган махсус ыргакларга авыр йөкләр күтәрергә сәләтле строплар кигезеп, автокран ярдәмендә бик әкрен генә югарыга күтәрделәр.
Мондый күренешне бик аз кеше генә чынбарлыкта күзәтә алгандыр. Шуңа күрә тантанага җыелган халык гөмбәзнең әкренләп югарыга менеп җитеп, бик зур төгәллек белән тиешле урынга утыртылуын фото- һәм видеокамералар ярдәмендә төшереп калырга ашыкты. 
Беренче гөмбәз үз урынына төшеп утыргач, бар да җиңел сулап куйды. Дулкынландыргыч мизгелдә кайберәүләрнең хәтта күзләре дә яшьләнде... Кешеләр салкын җилдән түгел, ә яңа рухи кыйммәтнең барлыкка килүенә сөенеп еладылар.
– Чиркәү, мәчетләрнең төзелеше күп нәрсә турында сөйли. Шундый изге биналар төзелешендә катнашу мөмкинлеге халыкны берләштерә, аларга таяныч һәм ярдәм бирә. Чиркәүгә без сөенгән һәм көенгән чакларда да киләбез. Яңа чиркәү төзү, аның гөмбәзләрен күтәрү – шәһәр халкы өчен бик әһәмиятле вакыйга, - дип билгеләп үтте Чистай һәм Түбән Кама епископы Игнатий.
...Храмда әлегә төзелеш һәм бизәү эшләре бетмәгән. Чиркәүнең рухание Александр атакай халык ярдәме белән төзелешне башкарып чыгарга өметләнә. Бу изге эшкә һәркем үзеннән өлеш кертә ала. Инде киләсе көздә чиркәүдә гыйбадәтләр башланыр, дигән ышаныч бар.
– Без йөри торган гыйбадәт йорты гыйбадәт кылырга теләүчеләрне көчкә сыйдыра, аеруча чиркәү бәйрәмнәре көнендә авыр була, – ди чиркәүгә йөрүче Татьяна. – Бина биек түгел, гыйбадәт башлангач, сулыш та алып булмый. Хәтта ачык ишекләр дә бу проблеманы хәл итә алмый. Шуңа күрә яңа, иркен, биек чиркәүнең ачылуын зур түземсезлек белән көтәбез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев