Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар самолет очырта...

“Регата” балалар техник иҗат станциясенең өстәмә белем бирү педагоглары Өчкүл мәктәбенең спорт залында авиамоделизм буенча район ярышлары үткәрделәр.

Ольга СТРЕЛОВА

Моннан егерме еллар элек малайлар арасында очкыч модельләре ясау белән мавыгучылар бик күп иде. Хәзер инде иҗатның бу төре алай ук популяр булмаса да, үз куллары белән ясаган самолетны һавага очыртып карарга теләгән малайлар аз түгел. Авиамоделизм балаларда байтак сыйфатлар тәрбияләргә, инженерлык һәм дизайнерлык мөмкинлекләрен эшкә җигәргә өйрәтә.

Ярышларда Антоновка, Бураково, Иске Рәҗәп, Ким, Полянка, Өчкүл мәктәпләре, шәһәрдәге урта мәктәпләр, техникум студентлары һәм “Регата” станциясенә йөрүчеләр катнашты.

Шәхси беренчелектә икенче урта мәктәптән Евгений Егоров самолеты барысыннан да уздырды, икенче һәм өченче урыннарны икенче урта мәктәптән Егор Елистратов белән беренче мәктәптән Кирилл Чичулин алды.

“Төгәллек” номинациясендә җиңүче исеменә Өчкүл мәктәбе укучысы Геннадий Лифантьев лаек булды, икенче урынга Бураково мәктәбеннән Денис Буторов чыкты, өченчедә – Иске Рәҗәп мәктәбенән Ислам Вилданов. “Төгәл төшеп утыру” номинациясендә иң яхшы булып беренче мәктәптән Никита Елистратов табылды. Икенче урында – “Регата” станциясеннән Марина Каурова, өченчедә – икенче мәктәптән Егор Калистратов.

– Хәзер балаларны кул белән эшләргә өйрәтүе бер дә җиңел түгел, – ди “Регата” иҗат станциясенең Ким мәктәбендәге филиалы җитәкчесе Сергей Калашников. – Эшенең нәтиҗәсен күргәч, һәр бала куана. Телефонын һәм планшетын читкә куеп торып, ул тизрәк түгәрәккә ашыга...

Сергей Михайловичның укучыларын “Техник конструкцияне камилләштергән өчен” номинациясендә махсус билгеләп үттеләр. Сергей Калашников машина, ракета һәм кораб модельләрен ясау буенча зур тәҗрибә туплаган. Ул моңа китаплардан укып өйрәнгән. Хәзер инде бик теләп балаларны өйрәтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев