Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар беренчелекне яулый

«Теремок» балалар бакчасына йөрүчеләр Бөтенроссия балалар рәсеме һәм гамәли сәнгать конкурсында катнашып әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. Тәрбияче Гүзәлия Фәйзиева җитәкчелегендә өлкән төркемгә керүче балаларның "Болгар җилләре" күмәк эшенә федераль дәрәҗәдә югары бәя бирелде. Егор Стрижов, Ольга Киселева, Эмиль Мостафин һәм авторлык эше өчен Максим Галәветдиновка Мактау кәгазьләре тапшырылды. Кече төркемгә йөрүче...

«Теремок» балалар бакчасына йөрүчеләр Бөтенроссия балалар рәсеме һәм гамәли сәнгать конкурсында катнашып әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр.
Тәрбияче Гүзәлия Фәйзиева җитәкчелегендә өлкән төркемгә керүче балаларның "Болгар җилләре" күмәк эшенә федераль дәрәҗәдә югары бәя бирелде. Егор Стрижов, Ольга Киселева, Эмиль Мостафин һәм авторлык эше өчен Максим Галәветдиновка Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Кече төркемгә йөрүче балалар исә күмәк аппликация өчен Татарстан Республикасы буенча беренче урынга лаек булдылар. Әлеге аппликацияне Маргарита Шабанова, Арина Герасимова, Егор Ибраһимов һәм Дарья Битунова ясаган. Конкурска үз эшен тәкъдим иткән Полина Миронова икенче урынны алды. Балаларны мәртәбәле бәйгегә Анна Панкратова әзерләгән.
Әлеге бакчага йөрүче балалар шулай ук муниципаль дәрәҗәдә дә җиңүгә ирештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев