Мәктәпкәчә яшьтәге учреждение тәрбиячеләренең район семинары балаларны кечкенәдән үк ТРда ике дәүләт теленә өйрәтүнең яңа укыту-методика комплексын куллануны практикада күрсәтүне максат итеп куйды.
Ул Ямбакты балалар бакчасында үтте. Семинарда катнашучылар тәрбияче Чулпан Гыйниятуллина үткәргән ачык дәрестә булдылар. Бакча мөдире Люция Хәйбуллина укыту-тәрбия процессында заманча технологияләрнең зур роль уйнавын яктыртты. Шәһәрнең...
Мәктәпкәчә яшьтәге учреждение тәрбиячеләренең район семинары балаларны кечкенәдән үк ТРда ике дәүләт теленә өйрәтүнең яңа укыту-методика комплексын куллануны практикада күрсәтүне максат итеп куйды.
Ул Ямбакты балалар бакчасында үтте. Семинарда катнашучылар тәрбияче Чулпан Гыйниятуллина үткәргән ачык дәрестә булдылар. Бакча мөдире Люция Хәйбуллина укыту-тәрбия процессында заманча технологияләрнең зур роль уйнавын яктыртты. Шәһәрнең "Антошка" балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Сабирова үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Хәзерге вакытта укыту-методика комплекслары 15 балалар бакчасында кулланыла. Агымдагы уку елы ахырында мониторинг үткәреп, бакчага йөрүче балаларның программаны ничек үзләштерүен ачыклау күздә тотыла.