Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Азык запаслары тулыландырыла

Район хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү әйбәт темплар белән дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, күпьеллык үләннәр 10 400 гектардан чабып алынган. Бу барлык мәйданның 94 процентын тәшкил итә. Кышлату чорына 8200 тонна печән хәзерләнгән, шуның 2300 тоннасы - халыкныкы. Шәхси секторда 14 500 баш мөгезле эре...

Район хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү әйбәт темплар белән дәвам итә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, күпьеллык үләннәр 10 400 гектардан чабып алынган. Бу барлык мәйданның 94 процентын тәшкил итә. Кышлату чорына 8200 тонна печән хәзерләнгән, шуның 2300 тоннасы - халыкныкы. Шәхси секторда 14 500 баш мөгезле эре терлек булуын исәпкә алганда, бу кадәр печән бик аз. Ә бит азык запасларын тулыландыру өчен мөмкинлекләр җитәрлек, һава шартлары да әйбәт. Бары тик иренмәскә генә кирәк.
Саклауга 6700 тонна сенаж салынган. Бу эш аеруча «Болгар Арыш», «ВЗП Болгар» җәмгыятьләрендә әйбәт оештырылган. Линар Гыйниятуллин, Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыкларының эше дә мактауга лаек. Тик менә кайбер башка хуҗалык җитәкчеләренең сенаж хәзерләүгә тиешле игътибар биреп җиткермәүләре аңлашылмый.
Механизаторлар шулай ук көзге культуралар чәчү өчен туфрак әзерли, сабан культураларын корткычлар һәм авыруларга каршы эшкәртә. Атап әйткәндә, мәшәкатьтән күп нәрсә юк. Инде уракка төшәргә дә аз вакыт калып бара. Димәк, ындыр табакларындагы складларны, ашлык җилгәрү техникасын, үлчәү хуҗалыгын вакытында хәзерләү турында уйларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев