Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авылдашлары истәлегенә

Ямбакты авылы китапханәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары Абдулла Вафинга багышланган истәлек дәресе үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез, бу кеше турында "Яңа тормыш" газетасы битләрендә безнең штаттан тыш хәбәрчебез Нинель Садриева ике тапкыр язып чыкты. Китапханәче Ләйлә Хөсәенова һәм Мәдәният йорты мөдире Рәмзия Насыйрова бу чараны шушы язмаларга таянып оештырдылар. Алар хәтер почмагы һәм күргәзмә оештырганнар, бу очрашуга килгән 5-7 класс укучыларына сугыш вакытында үзенең якташы Хәсият Закировның тормышын саклап калган батыр солдат турында газетадагы язмалар турында сөйләделәр. Укучылар чыгыш ясаучыларны һәм абыйсының фронттан язган хатларын әлегә кадәр саклап тоткан Һаҗәр Хамматованың сөйләвен зур игътибар белән тыңладылар. Еракта калган сугыш хатирәләре укучылар күңелендә тирән эз калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы