Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авыл спартакиадасы башланды

Авыл җирлекләре спартакиадасы Иске Рәҗәп һәм Кузнечихада спортның сигез төре буенча ярышлар белән башланып китте. Якын авыллардан килгән спорт сөючеләр волейбол, өстәл теннисы, шахмат, шашка, чаңгы эстафетасы, гер күтәрү, канат тарту һәм бадминтон буенча көч сынаштылар. Тулысынча комплектлаштырылган (утыз кешегә якын) җирлек командалары үзләренең җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә киеренке...

Авыл җирлекләре спартакиадасы Иске Рәҗәп һәм Кузнечихада спортның сигез төре буенча ярышлар белән башланып китте.
Якын авыллардан килгән спорт сөючеләр волейбол, өстәл теннисы, шахмат, шашка, чаңгы эстафетасы, гер күтәрү, канат тарту һәм бадминтон буенча көч сынаштылар. Тулысынча комплектлаштырылган (утыз кешегә якын) җирлек командалары үзләренең җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә киеренке көрәштән соң гомумкоманда зачетында Кузнечиха командасы җиңеп чыкты, Антоновка спортчылары - икенче, Иске Рәҗәп өченче урынны алды.
Авыл спартакиадасы 23 февральдә Антоновка һәм Болгарда дәвам итәчәк. Ярыш призерлары үз кустларының данын март урталарында шәһәрдә үтәчәк финал бәйгесендә якларга тиеш. Җиңеп чыккан командага спорт кирәк-яракларын сатып алу өчен 150 мең сумлык сертификат тапшырылачак. Икенче һәм өченче урынны алучылар 100 мең һәм 50 меңлек сертификатларга ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев