Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Район башлыгы сайланды

    Узган дүшәмбедә өченче чакырылыш Спас муниципаль район Советының беренче оештыру утырышында район башлыгы сайланды.

    Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев, район Советына яңа сайланган депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

    Устав нигезендә, беренче утырышта яшь буенча иң өлкән депутат - Дамир Хәмидуллин рәислек итте. Шәһәр һәм авыл җирлекләре Советларына депутатлар сайлау нәтиҗәләре турында тиешле мәгълүматлар белән территориаль сайлау комиссиясе рәисе Газизулла Әхмәтҗанов таныштырып үтте. Аннары депутатлар район башлыгын сайлау турындагы мәсьәләне хәл итүгә кереште. Ләйлә Фазлыева Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бу постка районның гамәлдәге башлыгын сайлау турындагы тәкъдимен җиткерде. Депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән бу кандидатураны бердәм хупладылар һәм район башлыгы итеп Камил Нугаевны сайладылар.

    Ул "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башлыгы антын кабул итте, шуннан соң сессиядә рәислек итә башлады. Сессиядә катнашучылар район башлыгы урынбасарын сайлау турындагы мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Бу вазифага депутатлар Сергей Тюневны тәкъдим иттеләр. Тавыш бирү юлы белән ул әлеге постка сайланып куелды. Районның контроль-хисап палатасы рәисе итеп бердәм рәвештә Мансур Гыйматдинов расланды.

    Утырышта район Советында бюджет, салымнар, финанслар, икътисад һәм җирдән файдалану, социаль мәсьәләләр, законлылык һәм үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссияләр төзү турындагы мәсьәлә дә каралды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: