Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Җитди фикер алышу булды

Өчкүл авыл җирлегенең отчет сессиясендә үткән ел башкарылган эшләргә йомгак ясалды, булган проблемалар тикшерелде һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Үз докладында җирлек башлыгы Нина Пырова җирлек составына кергән Өчкүл һәм Үрнәк авыллары тормышын яктыртып үтте. Соңгы елларда әлеге авылларда яшәүчеләр саны буенча тотрыклы хәл күзәтелә. Үткән ел эчендә 12 кеше туган һәм 15 кеше үлгән. Шулай ук балалы ике гаилә читтән күчеп кайткан. Дөрес, халык саны әллә ни артмаса да, китүчеләрнең кимүе уңай хәл.

Бу авыл халкының тормыш шартлары яхшыру белән дә аңлатыла. Соңгы вакытта Өчкүл авылында һәм Үрнәктә юллар төзелгән, "Чиста су" программасы буенча ике километр суүткәргеч салынган. Машина сатып алучылар саны бермә-бер арткан, күп кеше хәтта тракторлар сатып ала. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсә, үткән ел 15 кеше терлекчлек фермалары төзү, умарталар,терлекләр сатып алу өчен кредитлар алган.

Мәсәлән, Валентин Шеронов умарталар тота башлады, Евгений Терпигорев гаилә фермасы төзү эшенә керешкән. Халык үзенә шөгыль табарга тырыша, һәр эштә үзен сынап карый. Бу, әлбәттә, уңай күренеш.

Хәзерге вакытта җирле мәктәптә 53 бала укый, беренче класста ике генә укучы булса да, киләсе елларга балалар бакчасыннан 14 бала мәктәпкә керергә тиеш.

Сессиядә яңа балалар бакчасы төзү мәсьәләсе дә күтәрелде. Хәзерге вакытта ул мәктәптә урнашкан, монда шартлар начар түгел. Бинаның авыл читендә урнашуы һәм өченче катта булуы гына бераз кыенрак, урын да кысанрак. Дүрт бала әнисе Елена Ганичева шул хакта әйтеп үтте...

Реклама

Ә менә медпункт авыл уртасында әйбәт кенә бинага урнашкан, уңайлы. Әлбәттә монда да проблемалар юк түгел. Мәсәлән, фельдшер Елена Кузнецова дарулар җитешмәве турында борчылып сөйләде. Даруханәләрдә аларны акча түләп кенә бирәләр (сатканнан соң түләү шарты белән түгел), шуңа күрә дарулар белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыга, бу халык өчен шактый уңайсызлыклар тудыра.

Сессиядә халыкны эшкә урнаштыру мәсьәләсе дә каралды. Хәзерге вакытта эшкә яраклы йөз кеше эшсез. Моның сәбәпләре аз түгел, әлбәттә. Шуңа күрә яшьләр авылдан китү ягын карыйлар. Ләкин теләгән кеше эш таба ала, дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Камил Нугаев. Бу очракта аларга ярдәм кирәк, җирле хакимият бик игътибарлы булырга тиеш, бергәләп эш иткәндә бөтен кыенлыкларны җиңәргә мөмкин.

Район башлыгы райондагы хәлләр белән тыныштырды, ә сессиядә катнашкан прокуратура, сәламәтлек саклау, полиция, финанс-бюджет палатасы, социаль яклау, Россельтехнадзор һәм башка ведомоство вәкилләре авыл халкының бөтен сорауларына җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: отчет сессиясе Өчкүл авыл җирлегенең

2
X