Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Игътибар бирелә башлады

Җылысы белән җанны иркәләүче кояшлы җәй сизелми дә үтеп китте. Моңсу көзнең беренче көннәре яңгырга бай булса да, гел өйдә утырып та туйдыра, саф һава сулап керәсе килә. Балалар да урамга тартыла, мәйданчыкларда шау-гөр килеп уйнарга ярата.

Марина ЗАЙЦЕВА.

Болгарда балалар өчен спорт-уен мәйданчыклары булдыру турындагы мәсьәлә әле бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Шәһәр үзәгендәге кайбер урамнарда мондый мәйданчыкларны күрергә була әле, ә менә читтәрәк урнашкан урамнарда балаларга бернинди мөмкинлекләр тудырылмаган. Шуңа күрә алар юл читләренә чыгып уйныйлар.

Толстой урамындагы шәхси йорт бакчасы янәшәсендә төзелгән мәйданчык шушы урамда яшәүче балалар өчен зур сөенеч булды. Биредә кечерәк карусель, таган һәм тагын берничә уен җайланмасы куелган. Барысы да матур итеп эшләнгән. Аларны кул астындагы гади материаллар - торба кисәкләре, фанера, автомобиль шиннарыннан ясаганнар. Фантазияң җитсә, кирәге калмаган әйберләрдән дә балаларның күңелен сөендерерлек уенчыклар ясарга була! Мәйданчыкны Валентина Якличева кызына биш яшь тулган көнгә әнә шундый бүләк рәвешендә әзерләгән. Моңа инде үз баласы да, уйнарга урын таба алмыйча йөргән башка балалар да бик куанганнар. Дөрес, балалар күңелен күрү өчен Валентина Якличевага шактый акча сарыф итәргә туры килгән…

Антон һәм Ленин урамнары кискешкән чаттагы парк аллеясендә дә балалар мәйданчыгы бар. Төрле таган, турник, комлы "гөмбәчек"ләр, йортлы-тау - боларның барысы да балаларны җәлеп итә. Куе агачлар эчендәге мәйданчыкта җәйге эсседә дә гел һава гел җиләс, яуган яңгыр да чылатмый. Кыскасы, рәхәтләнеп туйганчы уйнарга була.

Мәйданчыкны эшмәкәр Владимир Монахов төзеткән. Эш барышында тотылган чыгымнарны тулысынча үзе каплаган. Шунысын әйтергә кирәк, ул "муравейник" каршындагы паркка да берничә елдан бирле шефлык итә. Биредә балаларга уйнау өчен күп нәрсәләр урнаштырылган. Кызганыч, көндез дә, кичке якта да әлеге мәйданчыктагы утыргычта күбрәк сыра, башка спиртлы эчемлекләр эчеп утыручы яшьләрне күрәсең. Алар ташлап калдырган буш шешә һәм төрле кабымлык кәгазьләре, тәмәке төпчеге, пычратылган утыргычлар һәм ватылган фонарьларны күреп йөрәк әрни. Корыч торбалардан эретеп ябыштырылган таганнар да түзми яшьләрнең тәртипсез кыланмышларына…

Гордеев урамындагы өч катлы йорт ишегалдында төзелгән мәйданчыкны да балалар өчен үзенчәлекле бер сюрприз булгандыр, диясе килә. Узган елның җәендә Пионер урамындагы биш катлы йорт янында да матур мәйданчык төзеп барысын да сөендерделәр. Күпфатирлы йортларның әлеге микрорайоннары башкалардан күп кенә отышлы яклары белән аерылып тора. Кайбер йорт яннарында буш урыннар булса да, мондагы җирләрне күбрәк гараж, сарай төзү өчен файдаланалар, бераз гына иркен урын калса, шунда автомобильләрне тезеп куялар.

Шәһәр җитәкчеләре балалар мәйданчыкларының бүгенге торышын ничек бәяли соң?

- Соңгы елларда балалар мәйданчыклары төзү, булганнарын төзекләндерүгә игътибар аз бирелде. Бюджет акчасының күпчелек өлеше юлларны төзекләндерүгә, урамнарга яктырткычлар урнаштыруга, суүткәргеч линияләрне сафка бастыруга тотыла, - ди Болгар шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев. - Шулай да, балаларның ялын оештыру турында бөтенләй онытабыз, дип әйтмәс идем…

Бу араларда, мәсәлән, "муравейник" каршындагы паркны реконструкцияләү турындагы мәсьәлә хәл ителә. Биредә өч ел дәвамында планлы эшләр башкару күздә тотыла. Бюджеттан ике миллион сумнан артык акча бирелергә тиеш. Карт агачларны шушы көздә үк кисәргә һәм паркның тирә-ягын тотып алырга керешергә җыеналар. Киләсе язда агачлар утыртылачак, юллар төзекләндереләчәк. Шулай ук яңа таган һәм карусельләр куелачак.

Паркны төзекләндерүгә теләге булган һәр кеше үзеннән өлеш кертә ала. Безнең шәһәрдә меценатлар җитәрлек. Аларның булышлыгы белән моңарчы да байтак мәсьәләләр хәл ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәйданчыклар балалар