“Сударушка” фестивальдә катнашты
Мәдәният

“Сударушка” фестивальдә катнашты

Кузнечиха авылының “Сударушка” фестивале Ульяновск өлкәсенең Никольск-на-Черемшане авылында узган “Чирмешәннән җырлар агыла” халыклар дуслыгы региональ музыка фестивалендә катнашты.

Фестивальдә Ульяновск өлкәсеннән үзешчән коллективлар гына түгел, күрше төбәкләрдән килгән кунаклар да җыелды. 
“Сударушка” чыгышын тамашачылар җылы каршыладылар. Лирик җырлары өчен ансамбль фестивальнең дипломы белән билгеләп үтелде. Районыбыз үзешчәннәренә шулай ук шушы авыл дан тоткан хуш исле алмалар тутырган кәрҗин һәм яңа уңыш игененнән бәйләнгән көлтә дә бүләк иттеләр.
 

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев