Пианистка бүләк тапшырдылар
Мәдәният

Пианистка бүләк тапшырдылар

Болгардагы балалар сәнгать мәктәбе укучысы Иван Сесин “Идел бит ул, киң бит ул” проекты кысаларында Ульяновск шәһәрендө узган халыкара конкурс-фестивальдә I дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.

Укучы инструменталь жанр номинациясендә фортепианода ике классик әсәр – Антонио Диабеллиның “Сонатина”сын (фа-мажор) һәм Петр Чайковскийның “Баба Яга”сын башкарды. Яшь музыкантның осталыгы югары бәяләнде, аңа диплом тапшырдылар.
 

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев