Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Без барыбыз да балачак иленнән...

Узган чәршәмбе көнне мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре арасында һөнәри осталык буенча район конкурсы финалы булды. Анда "Колосок" балалар бакчасының татар телен укыту тәрбиячесе Гөлсирин Хәйдәрова җиңүче дип табылды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Бу конкурс инде берничә ел рәттән үткәрелә, анда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең иң инициативалы, оста эшләүче тәрбиячеләре катнаша. Алар арасында үз хезмәтенә гашыйк булган, балаларга тәрбия һәм белем бирүгә иҗади караган, заманча технологияләр кулланып эшләүче, балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләүче педагоглар шактый.
Конкурста катнашкан биш тәрбияченең бишесе дә финалга чыкты. Моңа кадәр аларның һәрберсе башка бакчадагы балалар белән ачык дәресләр үткәрделәр, үз-үзләренә презентация ясадылар, төрле хәлләрдән чыгу юлын таптылар. Ә финалда алар визит карточкаларын күрсәттеләр. Нәкъ соңгы этапта һәрберсе бу катлаулы, әмма бик кызыклы эшнең һәр ягын ачып бирү өчен фантазияне дә, иҗади сәләтне дә эшкә җикте. Монда аларга хезмәттәшләре ярдәм итте, әкият геройлары булып киенделәр. Конкурста икенче урынны алган "Солнышко" балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Бырина нәкъ шундый тамаша күрсәтте. Бу тәрбияченең төп принципы - балаларны ярату, һәр балага сәләтен ачарга мөмкинлек бирү, бакчадагы тормышны бәхетле һәм мавыктыргыч итү. Балаларның әти-әниләре дә моның нәкъ шулай булуын расладылар.
Ә Антоновка балалар бакчасы тәрбиячесе Любовь Якушева балалар белән бергә дөньяның могҗизаларына соклана белә, дөньяга балалар күзлегеннән карарга кирәклегенә басым ясады. Нәтиҗәдә ул өченче урынга лаек булды.
Ә Ольга Васянина үз эшендә балаларга сәламәт яшәү күнекмәләре бирергә тырыша. Аның өчен иң мөһиме - бала күңеленә мәрхәмәтлелек орлыгы салу. Сәхнәдә аңа балалар да ярдәм иттеләр.
Никольскидан Альбина Щелкунова балалар белән бергә менә дигән бәйрәмнәр әзерли. Үзенең визит карточкасын хезмәттәшләре белән бергә ул "Әйдә танышабыз" дигән телевизион тапшыру формасында күрсәтте.
"Колосок" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлсирин Хәйдәрова мәктәпкәчә тәрбия бирү педагогы эшенең күпкырлы булуы, дөньяны танып-белергә өйрәтә дип саный. Рус телле хезмәттәшләре белән бергә ул татар телендә туган як турында җыр башкарды. Гөлсирин Барый кызы өчен эшендә иң мөһиме - татар теленә мәхәббәт, аны өйрәнергә теләк тәрбияләү. Ул кечкенәдән үк тәрбияче булырга хыяллана, педагог белеме ала. Үз тормышын балалардан, хезмәттәшләреннән, барысын да аңлаучы әти-әниләрдән башка күз алдына да китерә алмый. Тәрбияче эшен Гөлсирин Барый кызы бик мавыктыргыч дип саный, балалар белән бергә көн саен үзе өчен нинди дә булса яңалык, могҗиза ача.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерде, җиңүчегә мәгариф бүлеге дипломы һәм биш мең сумга сертификат тапшырды. Призерларга грамоталарны һәм өч һәм ике мең сумлык сертификатларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин тапшырды. Халык мәгарифе профсоюз оешмалары советы рәисе Любовь Палагина да конкурста катнашучыларны җылы котлады.
Конкурста катнашучыларның чыгышлары арасында сәхнәдә Роман Федоров, Валерия Федорова, "Колосок" һәм "Солнышко" балалар бакчасы бию коллективлары концерт номерлары күрсәттеләр.
Сәләтле, акыллы, шәфкатьле, бала күңеленә ачкыч таба белгән тәрбиячеләрнең тагын бер конкурсы азагына якынлашты. Ә тәрбиячеләргә иртәгә иртәдән нәниләре янына, алар өчен балачакның могҗизалы сәяхәт дөньясын ачарга ашыгырлар...
Рәсемнәрдә: Гөлсирин Хәйдарова - елның иң яхшы тарбиячесе; конкурста катнашкан Любовь Якушева, Ольга Васянина, Альбина Щелкунова, Татьяна Бырина (сулдан уңга); конкурста катнашучыларны Никольск авылыннан килгән Валерия Федорова сәламләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев